«Юстиция магистрлары»: интеллектуаль-хокукый ринг (12+)

29 сентябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә «Юстиция магистрлары» дигән интеллектуаль-хокукый ринг үтте. Яшьләргә үз хокукларын гына түгел, ә илебезнең лаеклы гражданины булыр өчен үтәргә тиешле вазифаларын да белү бик мөһим. 

Өч команда «Иң яхшы хокук магистры» исеме өчен көрәште. Чара башында ярышта катнашучыларга яшүсмерләр тормышында хокук һәм вазифаларның әһәмияте турында социаль видеоролик күрсәтелде. Уен 3 раундтан торды. Беренче раунд тест биремнәреннән торды, «Кеше хокуклары» дигән икенче раундта балаларга танылган әкиятләрдәге кайбер вакыйгаларга юристлар күзлегеннән карарга тәкъдим ителде. Өченчедән, «Кара тартмада ни бар» дигән соңгы раундта ике команданың да капитаннары ярышты. Алар хокуклар өлкәсендә тиешле белем дәрәҗәсен күрсәтте, сорауларга актив җавап бирде. Чарада дустанә көрәш рухы хакимлек итте. Мондый интеллектуаль чаралар команда белән эш рухын күтәрергә мөмкинлек бирә һәм яшьләргә үз күзаллауларын киңәйтергә, бәхәс алып барырга өйрәнергә, килеп чыккан хәлгә анализ ясарга һәм үз карашыңны дөрес итеп белдерергә, үзең өчен хокук һәм вазифаларны билгеләргә ярдәм итә.  

Поделиться: